• Русский
  • Татарча

«Мозаика-Синтез» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «Мозаика-Синтез» нәшрияты яңа китапларының күргәзмәсе уза. Балалар бакчасында социаль-коммуникатив үсеш, музыка тәрбиясе һәм рәсем эшчәнлеге буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләнү, физик үсеш (сәламәтләндерү гимнастикасы, физкультура дәресләре планнары); сөйләмне үстерү буенча конспектлар, предметлы һәм социаль тирәлек белән танышу, ясле төркемнәрендә элементар математик күзаллаулар формалаштыру буенча методик ярдәмлекләр тәкъдим ителгән.

Шулай ук мәктәпкәчә белем бирүнең инновацион программасы, универсаль максатчан ориентирлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның индивидуаль психологик диагностикасы буенча ярдәмлекләр белән танышырга мөмкин.

«Мозаика-Синтез» нәшриятының әдәбият исемлеге 

 

Фотогалерея: