• Русский
  • Татарча

«Нәтиҗәле грантка дәгъва кылу: мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен навигатор» өстәмә һөнәри программа буенча укытуны тәмамлау турында

2022 елның 5 декабреннән 9 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати-аналитик бүлеге Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы белән берлектә «Нәтиҗәле грантка дәгъва кылу: мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен навигатор» мәктәпкәчә белем бирү оешалары җитәкчеләре өчен укыту оештырды (кураторлар: социология фәннәре кандидаты Дәүләтшина Л.А., психология фәннәре кандидаты Башинова С.Н.).

Укуның максаты: грант эшчәнлеген оештыру буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү.  Курслар кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Т.Г. Алексеева һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Й.Ш. Хисамиева чыгыш ясадылар, нинди конкурсларга проектлар бирергә, грант гаризасын әзерләгәндә нәрсәгә зур игътибар бирергә,  грант акчаларын нәрсәгә соратып алырга мөмкин кебек сорауларга аңлатмалар бирделәр.

Квалификация күтәрү курслары программасына шулай ук грантлар откан балалар бакчалары базасында стажировкалар да кертелгән иде: Казан шәһәре Яңа Савин районының 151 нче балалар бакчасы (мөдире - Петручик Т.Б.) һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районы 360 нчы номерлы прогимназисе мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар (директоры - Сопромадзе Л.К.). Тыңлаучыларга проект командасын формалаштыру, нәтиҗәле грант гаризасы төзү буенча нәтиҗәле инструментлар тәкъдим ителде.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту проектларны яклау рәвешендә йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. Тыңлаучылар яклау барышында яхшы белемнәрен, тәкъдим ителгән проектлар эчтәлегенең актуальлеген күрсәттеләр. Комиссия әгъзалары һәр проект буенча үз эксперт фикерен белдерделәр, аларны модернизацияләү һәм камилләштерү буенча тәкъдимнәрне карадылар. Яклау йомгаклары буенча курсларга йөрүчеләргә квалификация күтәрү курслары узу турында таныклыклар (36 сәгать) бирелде.

Фотогалерея: