• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» юнәлеше буенча укыту тәмамланды

2022 елның 19 сентябреннән 10 декабренә кадәр Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча укыту үткәрелде. Программа кураторлары – Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы мөдире Сахнова И.А., Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты Смирнов И.А., Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы өлкән укытучысы Корнева С.Н.
Программаның күләме: 300 сәгать.

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында белем бирү менеджментының актуаль мәсьәләләре каралды:

  • менеджментның гомуми теориясе һәм тарихы,
  • белем бирү өлкәсендә стратегик менеджментның гамәли аспектлары,
  • глобаль үзгәрешләр контекстында белем бирү һәм белем бирү оешмасы белән идарә итү теориясе, технологияләре,
  • белем бирү оешмасы җитәкчесенең һөнәри компетентлыгы һ.б.

Дәүләт йомгаклау комиссиясе әгъзалары тыңлаучыларның әзерлекләре югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: