• Русский
  • Татарча

«Предметларны татар телендә укыту: традицияләр һәм заманчалык» республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе белән берлектә Казан шәһәре гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының «Предметларны татар телендә укыту: традицияләр һәм заманчалык» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрделәр.

Конференция кысаларында түгәрәк өстәл үткәрелде. Түгәрәк өстәлдә:

  • мәктәпләрдә предметларны татар телендә укытуның торышы турында фикер алыштылар; 
  • республика укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар; 
  • 2 нче гимназия директоры Гайнуллин Р.Р. конференциядә катнашучыларны гимназия базасында оештырылган «Татар телендә онлайн мәктәп» платформасы белән таныштырды.

 

Фотогалерея: