• Русский
  • Татарча

“Мәгариф пространствосының яңа философиясе буларак Digital” педагогик форумында мәгарифтә санлаштыру проблемалары турында фикер алыштылар

23 апрельдә Татарстан Республикасында “Мәгариф пространствосының яңа философиясе буларак Digital” дип исемләнгән форум үтте. Форум эшендә санлы дидактика өлкәсенең әйдәп баручы белегечләре катнашты: Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Федераль мәгарифне үстерү институтының Һөнәри белем бирү һәм квалификацияләр системасы үзәге директоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Блинов В.И., Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Федераль мәгарифне үстерү институтының Һөнәри белем бирү һәм квалификацияләр системасы үзәге әйдәп баручы белгече, педагогика фәннәре докторы Есенина Е.Ю. һәм педагогика фәннәре докторы, Россия мәгариф академисяе мөхбир-әгъзасы, “Мобиль электрон системалар” ҖЧҖ генераль директоры Кондаков А.М.

Форумда әйдәп баручы белгечләр һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарның мәгариф идарәләре органнары җитәкчеләре, һөнәри белем һәм гомуми белем мәгариф оешмалары җитәкчеләре, укытучылар мәгариф өлкәсендә санлаштыруның актуаль пробелмалары турында фикер алыштылар. Форум эшенә онлайн-режимда Башкортстан Республикасының Нефтекамск, Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәрләреннән мәгариф хезмәткәрләре дә кушылды.

Форумда барлык катнашучылар да түбәндәге әйдәп баручы экспертларның һәм спикерларның эшләре белән таныша ала:

  1. Санлы мәгарифнең экосистемасы (Кондаков Александр Михайлович).
  2. Санлы дидактика һәм санлы белем бирү педагогы (Кондаков Александр Михайлович).
  3. Санлы буын үзенчәлекләре (Есенина Екатерина Юрьевна).
  4. Санлы трансформацияләү контекстында киләчәк күнекмәләре (Анна Баранова).

“Бүгенге мәгариф: актуаль мәсьләләр һәм инновацияләр” электрон журналы (http://irortsmi.ru/) мәгарифтә санлаштыру проблемалары буенча мәкаләләр кабул итә. Мәкаләләрегезне түбәндәге адрес буенча 2019 елның 31 маена кадәр җибәрерә аласыз: smi@irort.ru