• Русский
  • Татарча

Мари Эл Республикасында яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру шартларында туган тел укытучыларының эшчәнлеге» темасы буенча туган тел укытучыларының семинар-киңәшмәсе

Үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итү, белем бирү өлкәсендә тәҗрибә алмашу максатларында 2022 елның 15 декабрендә Марий Эл Республикасының Бәрәңге районында «Милли телләрне саклау эшендә актуаль проблемалар, аларны чишү юллары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен уздыру кысаларында туган телләр семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Семинар - киңәшмә Куян мәктәбендә үткәрелде, семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисе В. Г. Шәйхразиев, Марий Эл Республикасы Мәгариф һәм фән министры Ревуцкая Л.А., Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Марий Эл Республикасы Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Марий Эл Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, татар этномәдәни компонентлы белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Марий Эл республикасының Татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Чараны уздыру кысаларында катнашучылар милли мәгарифне үстерү, тел мәгарифендә мәдәниятләр диалогы принцибын гамәлгә ашыру, шулай ук милли мәгариф өлкәсендәге мәктәп эшчәнлеге белән таныштылар, татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар, мастер-класслар карадылар.

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фердәвис кызы «Белем бирү сыйфатын күтәрү һәм ФДББС буенча уку эшчәнлеген оештыру буенча методик ярдәм» темасы буенча чыгыш ясады, РФ төбәкләрендә татар мәдәниятен һәм туган телне саклау һәм өйрәнү буенча белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру мәсьәләсенә тукталды.

Барлык катнашучылар да әлеге чараның дәрәҗәсен һәм нәтиҗәлелеген югары бәяләделәр.

 

Фотогалерея: