• Русский
  • Татарча

«Технология» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау»

2022 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» (федераль инновацион мәйданчыклар турында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2021 елның 30 декабрендәге 1036 номерлы боерыгы)  федераль инновацион мәйданчык эшләп килә.

Проектны гамәлгә ашыру барышында Татарстан Республикасында технология укытучылары өчен һөнәри белем бирү бергәлеге оештырылды, алар федераль инновацион мәйданчык эшчәнлеге кысаларында укучыларның технологик грамоталылыгын формалаштыру өчен кирәкле һәм яңартылган ФДББС кысаларында укучыларның һөнәри үзбилгеләнеше өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән һөнәри компетенцияләрен камилләштерәләр.

Проектның юл картасы чаралары кысаларында, «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау процессын турыдан-туры методик тәэмин итүдән тыш, «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә ашыручы педагоглар өчен 11 мәгълүмати-агарту, фәнни-методик һәм гамәли-юнәлешле семинарлар үткәрелде. Федераль инновацион мәйданчыкның актив катнашучылары тәҗрибәсен гомумиләштерү «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» VI төбәкара конференциясендә «Технология» фән өлкәсен укытуның актуаль проблемаларына багышланган махсус секциядә чыгышлар һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты электрон басмаларында фәнни мәкаләләр рәвешендә булды.

2022 елның 14 декабрендә «2022 елда «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау» республика семинары узды. Чара барышында Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Шәймөхәммәтова Эльвира Рамил кызы әлеге проект буенча бер ел эчендә башкарылган эшне гомумиләштереп, семинарда катнашучыларны федераль инновацион мәйданчыкның юл картасы нәтиҗәләре белән таныштырды.

Россия мәгариф академиясе Мәгариф идарәсе институты каналында федераль инновацион мәйданчы эшчәнлеге турында видеороликка сылтама: https://youtu.be/vLidv85YOvA

Семинар язмасына сылтама: 
https://rutube.ru/video/private/fb3e0d29111ae966735f932d6502aefc/?p=1X4c...

 

Фотогалерея: