• Русский
  • Татарча

«2022 елда «Ачык мәктәп» белем бирү проектын гамәлгә ашыру йомгаклары» республика семинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге «Ачык мәктәп» төбәк ресурс үзәге белән берлектә 2022 елның 15 декабрендә "2022 елда «Ачык мәктәп» белем бирү проектын гамәлгә ашыру йомгаклары» республика семинарын үткәрде. Семинар эшендә проектта катнашучы гомуми белем бирү оешмаларының 270 педагогик хезмәткәре һәм муниципаль координаторлар катнашты.

«Ачык мәктәп» белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләре тарафыннан төбәк ресурс үзәге белән берлектә заманча белем бирү платформаларын һәм мәгълүмат ресурсларын үзләштерүдә педагогларга методик ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды. Семинар барышында белем бирү оешмасының активлыгы, 2022 елда семинарларда, конференцияләрдә, конкурсларда һәм фестивальдә катнашуы турында статистик мәгълүматлар тәкъдим ителде.

Проектны тормышка ашыру кысаларында «Ачык мәктәп» төбәк ресурс үзәге битен яңарту буенча зур эш башкарылды (http://irort.ru/node/5166), «Гомуми белем бирү оешмаларында мәгариф проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» мәгълүмати-методик җыентык әзерләнде.

Семинарда катнашучылар билгеләп үткәнчә, «Ачык мәктәп» проектында катнашкан педагогларның цифрлы өлкәдә үз һөнәри компетенцияләренең дәрәҗәсен күтәрү генә түгел, ә яңа цифрлы осталык һәм күнекмәләр формалаштыру мөмкинлекләре дә барлыкка килгән, оештыручыларга үткәрелә торган чараларның файдалы һәм гамәли юнәлешле булганлыгы өчен рәхмәт белдергәннәр.

Семинар (вебинар) язмасына сылтама: https://clck.ru/333iQ3

Фотогалерея: