• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем һәм гомуми башлангыч белем ФДББСның дәвамчанлыгын тәэмин итү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Дәүләт биременә тәңгәл китереп, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы 2019 елның 10 апрелендә Биектау муниципаль районының Чыпчык авылы “Ромашка” балалар бакчасы базасында “Башлангыч мәктәптә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәгариф учреждениесендә заманча белем бирү практикалары” темасына семинар үткәрде.

Семинар эшендә Биектау районының мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре, башлангыч сыйныф укытучылары, мәгариф бүлеге методистлары катнашты.

ФДББС шартларында дәвамчанлыкны гамәлгә ашыру буенча педагогик коллективның тәҗрибәсе ОД формасында, мастер-класслар, чыгыш-презентацияләр һәм ачык белем бирү вакыйгасы – “Халыклар дуслыгы” уртак проекты рәвешендә тәкъдим ителде.

Семинарда катнашучылар чарага нәтиҗә ясап, аның актуальлеген, бай эчтәлекле булуын билгеләп уздылар. Дәвамчанлык мәсьләләре кысаларында үткәрелгән бу чара мәктәп укытучыларына һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренә балаларны мәктәпкә әзерләүдәге проблемаларны күрү һәм балаларның уку процессына кыенлыкларсыз җайлашуына ярдәм итү мөмкинлеге тудырды.

Фотогалерея