• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасында полилингваль белем бирү: проблемалар һәм перспективалар» гамәли фәнни тикшеренүе

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати-аналитика бүлеге, Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының фәнни хезмәткәрләре тарафыннан «Татарстан Республикасында полилингваль белем бирү: проблемалар һәм перспективалар» гамәли фәнни тикшеренү нәтиҗәләре гомумиләштерелде.

 

 

Тикшеренүләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге 1732/21 номерлы «2022 елга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өчен гамәлгә куючының дәүләт биремен раслау турында» боерыгы нигезендә үткәрелде.

Гамәли тикшеренү барышында кулланылган төп метод – интервью ысулы булды. Экспертлар сыйфатында полилингваль белем бирүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады. Ярдәмче эмпирик ысул буларак, документларга сыйфатлы анализ кулланылды. Белем бирү оешмаларының рәсми сайтларында урнаштырылган рәсми документлары анализланды.

Экспертлар бүлеп биргән актуаль проблемалар арасында полилингваль белем бирүнең норматив-хокукый базасының торышын, фән укытучыларын тел белән әзерләүне, шулай ук полилингваль белем бирүне гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларының укыту-методик тәэмин ителешен аерым билгеләп үтәргә кирәк.

Үткәрелгән гамәли фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен анализлау республикада полилингваль белем бирүнең проблемалы зоналарын ачыкларга гына түгел, аларны чишү өчен перспектив эш юнәлешләрен дә билгеләргә мөмкинлек бирде.