• Русский
  • Татарча

«Актуаль педагогика» фәнни-методик журналының 2022 ел өчен 3 нче саны басылып чыкты

 «Актуаль педагогика» фәнни-методик журналының  2022 елдагы 3 нче саны басылып чыкты.  Мәкаләләр белән сайтта танышырга мөмкин: http://irort.ru/node/564

«Актуаль педагогика» фәнни - популяр журналы (алга таба - Журнал) массакүләм мәгълүмат чаралары, авторлык хокукы һәм чиктәш хокуклар турында федераль законнар, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уставы нигезендә чыгарыла.

Журналда институтның фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлегендә тәкъдим ителгән, теоретик яисә практик әһәмияткә ия белем тармакларының актуаль проблемаларын яктырта торган, шулай ук белем бирү эшчәнлегенә фәнни (теоретик, гамәли, социологик, психологик, маркетинг) тикшеренүләр нәтиҗәләрен кертүгә юнәлдерелгән методик, мәгълүмати-аналитик, белешмә, публицистик материаллар басыла.

Журнал Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан теркәлгән вакытлы фәнни-популяр басма булып тора.

Безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм журналның киләсе санында үз материалларыгызны бастырырга чакырабыз!