• Русский
  • Татарча

Милли мәгариф буенча методистлар өчен республика семинары

 

2022 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының милли мәгариф идарәләре (бүлекләре) методистлары өчен «Педагогларның һөнәри үсешләре өчен нәтиҗәле белем бирү киңлеген булдыру факторы буларак методик эшнең заманча формалары һәм методлары» республика семинарын үткәрде.

Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре катнашты. Кафедра мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, кафедра доценты Фәттахова Рузилә Фердәвис кызы һәм кафедра укытучысы Һадиева Гөлнара Васил кызы докладлар белән чыгыш ясадылар.

Фотогалерея: