• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

27 декабрьдә 2022 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының йомгаклау утырышы булды. Гыйльми совет утырышын ректор Л.Н. Ногманова ачты. Ул юбилярларны котлады. Аннары Людмила Николаевна «2022 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елда институтның үсеш перспективалары турында» доклад белән чыгыш ясады.

Аерым казанышлар арасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан югары белемнең белем бирү программаларын гамәлгә ашыру – 5.8.1.Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы, өстәмә һөнәри белем фәнни белгечлеге буенча аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү өчен федераль лицензия алу билгеләнде. 

2022 елга дәүләт йөкләмәсенең үтәлеше турындагы хисап белән фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л. П. Шәмсетдинова чыгыш ясады.

Педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы мөдире И .А. Сахнованың «Идарә итүчеләр. Хәзерге заман белем бирү менеджменты. Казанышлар һәм проблемалар» доклады тыңланды.

Соңыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллинның җылы һәм ихлас сүзләре яңгырады, ул котлау сүзендә 2023 елда коллективка уңышлар, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр теләде һәм ректор Л. Н. Ногманова белән берлектә институт ветераннарына һәм хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәртәбәле кунаклар: министр урынбасары М. З. Закирова һәм өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Р. И. Шәяхмәтова Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты коллективына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Фотогалерея: