• Русский
  • Татарча

«ФДББС гамәлгә кертү шартларында функциональ грамоталылыкның бер өлеше буларак креатив фикерләүне формалаштыру» гамәли фәнни тикшеренүе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы һәм Мәгълүмати-аналитика бүлеге фәнни хезмәткәрләре тарафыннан «ФДББС гамәлгә кертү шартларында функциональ грамоталылыкның бер өлеше буларак креатив фикерләүне формалаштыру» гамәли фәнни тикшеренү нәтиҗәләре гомумиләштерелде.  Тикшеренү «2022 елга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өчен гамәлгә куючының дәүләт биремен раслау турында» 2021 елның 22 декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгы нигезендә үткәрелде.

Тикшеренү барышында төп кулланылган метод булып Google Forms онлайн-сервисында урнаштырылган структур анкета буенча үткәрелгән сораштыру методы булды. Респондентлар сыйфатында Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында 5-9нчы сыйныф укучылары белән эшләүче укытучылар чыгыш ясады. Сораштыру нәтиҗәләренә анализ күрсәткәнчә, предметны укытучылар иҗади активлыкны стимуллаштыру буенча укучылар белән эшләү мөһимлеген аңлыйлар, аларның күбесе төрле ресурслардан актив файдаланалар. Алар фикеренчә, креативлыкны, креатив мохит булдыру шарты белән, укучылар эшчәнлеген активлаштыруга һәм интенсификацияләүгә ярдәм итә торган махсус белем бирү технологияләре ярдәмендә теләсә кайсы мәктәп предметы кысаларында формалаштырырга мөмкин.