• Русский
  • Татарча

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты эшчәнлекнең яңа дәрәҗәсенә чыга

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты югары белем бирү программаларын – 5.8.1. Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы һәм өстәмә һөнәри белем фәнни белгечлеге буенча аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү өчен белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2022 елның 26 декабрендәге 3127 номерлы лицензиясен алды. Аспирантура фәнни-педагогик кадрлар, югары квалификацияле белгечләр әзерләүне оештыра һәм координацияли. Аспирантурада уку фәнни эшчәнлекне гамәлгә ашырырга һәм фәннәр кандидатының гыйльми дәрәҗәсен алырга мөмкинлек бирә.

Фәнни һәм фәнни-педагогик кадрларны әзерләү программасын гамәлгә ашыру Санкт-Петербург постдиплом педагогик белем бирү академиясе белән тыгыз хезмәттәшлектә планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында заманча матди-техник база булдырылды, аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү буенча белем бирү эшчәнлеген тәэмин итү өчен эшчәнлекнең төрле өлкәләре белгечләре әзерләнде, югары квалификацияле профессор-укытучылар составы төзелде, аның 89 процентын докторлар һәм фәннәр кандидатлары тәшкил итә. 

Бу вакыйгага бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, институт белем бирү программаларын модернизацияләүне гамәлгә ашыра, белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә куелган бурычларны хәл итү өчен фәнни эшләнмәләрнең тулы бер спектрын тәкъдим итә, инновацион белем бирү үзәгенең үзенең фәнни, педагогик һәм мәдәни традицияләре белән үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте.

Фотогалерея: