• Русский
  • Татарча

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күпмәдәни тәрбия бирү чарасы буларак дидактик уен» республика конкурсы йомгаклары

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дидактик уеннарның «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күпмәдәни тәрбия бирү чарасы буларак дидактик уен» республика конкурсына йомгак ясалды..Конкурс мәктәпкәчә мохиткә милли традицияләрне актив кертүчеһәм Татарстан Республикасының күпмәдәни мохите шартларында балалар субкультурасы үсешенең төбәк-этник юнәлешен уңышлы тәэмин итә торган белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Конкурста катнашучылар дидактик уенны (булган уеннар һәм уен технологияләре нигезендә оригиналь яки үзгәртелгән) уенның максатларын, бурычларын һәм куллану барышын, шулай ук уенны гамәлгә ашыру буенча иллюстратив һәм методик материалларны күрсәттеләр.

Тәкъдим ителгән материалларга экспертиза нәтиҗәләре буенча жюри номинацияләрдә җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләде (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 28.12.2022 № 573 боерыгы).
Конкурс йомгакларына сылтама  https://disk.yandex.ru/d/adyhJg5q7FVIrA 

Конкурста катнашучыларның барысын да котлыйбыз һәм яңа профессиональ җиңүләр телибез!