• Русский
  • Татарча

«Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендә авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы

2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә тәрбия бирүне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2023 елны Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы дип игълан итүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елның 9 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр «Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендәге авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсын үткәрә.

Катнашу өчен 2023 елның 16 февраленә кадәр https://clck.ru/339XzP сылтамасы буенча үтеп, гариза бирергә кирәк. Конкурс материаллары Конкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән документларны рәсмиләштерүгә һәм тапшыру тәртибенә таләпләр нигезендә җибәрелә.

Конкурсның максаты  — мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, гомуми белем бирү оешмаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында, өстәмә белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү.

Конкурста катнашучылар  — мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының, гомуми белем бирү оешмаларының, һөнәри белем бирү оешмаларының, югары белем бирү  оешмаларының, өстәмә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре. Укучыларга конкурста белем бирү оешмасының педагогик хезмәткәрләре белән бергә катнашырга рөхсәт ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

  1. «Җиңүгә 1418 адым». Совет халкының хезмәт батырлыгы.
  2. Россиянең бөек төзелешләре. Хезмәт геройлары.
  3. Гаиләм һөнәрләре. Хезмәт династияләре.
  4. Халык сәнгате һәм һөнәрләре.
  5. Цифрлы киләчәк һөнәрләре.
  6. Остазлык практикасы.

«Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендә авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы нигезләмәсе

 

Белешмә өчен мәгълүмат: тел. 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru