• Русский
  • Татарча

Россия Мәгариф министрлыгы 2023 елга федераль инновацион мәйданчыклар исемлеген раслады

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» предметының яңартылган эчтәлеге модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы 2023 елда «Федераль инновацион мәйданчыклар турында» 2022 елның 23 декабрендәге 1167 номерлы Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә үз эшчәнлеген дәвам итәчәк (https://edu.gov.ru/press/6401/minprosvescheniya-rossii-utverdilo-perechen-federalnyh-innovacionnyh-ploschadok-na-2023-god/). 

Федераль инновацион мәйданчык — Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләрен исәпкә алып, белем бирү системасын модернизацияләүне һәм үстерүне тәэмин итү, мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыру өчен әһәмиятле булган федераль дәрәҗәдә мәгариф өлкәсендә инновация сәясәтенең мөһим юнәлешләре буенча программаларның педагогик фәннең һәм инновацион проектларны гамәлгә ашыруда уртак эшчәнлеген оештыруның махсус формасы.

Проектның максаты  — Россия Федерациясе фәнни-технологик үсешенең яңа приоритетларына күчү өчен кирәкле технологик грамоталылыкны, тәнкыйди һәм креатив фикерләүне, глобаль компетенцияләрне формалаштыру өчен, предмет өлкәсе укытучыларын өзлексез һөнәри үстерү системасында куллану өчен нәтиҗәле формалар, методикалар һәм технологияләр эшләү һәм аларны гамәли яктан сынап карау.

2023 елда федераль инновацион мәйданчык чараларында катнашырга һәм хезмәттәшлеккә чакырабыз! 

Федераль инновацион мәйданчык эшчәнлеге турында мәгълүмат: http://irort.ru/node/5321