• Русский
  • Татарча

«Әйдәп баручы галимнәр – Татарстан педагогларына» төбәкара кышкы педагогик сессия

 

2023 елның 10 гыйнварында Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган «Әйдәп баручы галимнәр – Татарстан педагогларына» төбәкара кышкы педагогик сессия узды.

 

Мәгарифне үстерү институтының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы һәм кафедра доценты Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызы яңартылган ФДББС шартларында туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның эчтәлеген һәм технологияләрен яңартуның актуаль проблемалары буенча шушы вакыйгада чыгыш ясадылар.

Фотогалерея: