• Русский
  • Татарча

РФ атказанган фән эшлеклесе, педагог Андреев Валентин Ивановичка багышланган музей композициясенең ачылышы

13 гыйнварда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Олы Кабан урта гомуми белем мәктәбендә РФ атказанган фән эшлеклесе, Россия мәгариф академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы, КФУның атказанган профессоры Андреев Валентин Ивановичка багышланган музей композициясенең ачылышы булды. Андреев Валентин Иванович - Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Россия мәгариф академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы, КФУның атказанган профессоры. Казан федераль университетында эшләгән елларда конкурентлыкка сәләтле шәхеснең иҗади үсешен өйрәнү буенча фәнни мәктәп булдырган.

Валентин Иванович - КФУда 1987 елдан бирле ел саен уза торган заманча белем бирү концепциясенә багышланган фәнни-гамәли конференцияләрнең идея ягыннан илһамландыручысы. 2006 елда ул Россия һәм чит ил галимнәренең тикшеренүләрен сынау мәйданчыгы булган «Мәгариф һәм үзүсеш» журналына нигез сала. Казан университетында утыз ел эшләү дәверендә В.И. Андреев җитәкчелегендә 80 гә якын кандидатлык һәм докторлык диссертациясе якланды, ул 200дән артык фәнни хезмәт авторы, алар арасында «Югары мәктәп педагогикасы», «Педагогик прогностика», «Күп үлчәмле фикерләү һәм зирәклек иҗади үсеше өчен педагогик эвристика».

 Ул үз укучыларына ышана, аларга дөрес юнәлеш бирә һәм ярдәм итә торган профессиональ юмарт укытучы иде.  «Һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнегез, тырышып эшләгез һәм үзегездә җиңүче булдырыгыз» - Валентин Иванович хәзерге яшьләргә шундый киңәшләр һәм теләкләрен васыять итеп калдырган. 

Фотогалерея: