• Русский
  • Татарча

«Технология «фән өлкәсен яңартуның модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгының координацион советы киңәшмәсе

2023 елның 19 гыйнварында «Технология» фән өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчык чаралары планын гамәлгә ашыру һәм аны үтәү буенча 2023 елда эшне камилләштерү максатында проектны башкаручы оешмалар һәм Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары белгечләре белән элемтәләрне көчәйтү нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» федераль инновацион мәйданчыгы Координация советы киңәшмәсен үткәрде. Очрашуда Казан шәһәренең Идел буе районы "Фарватер" 78 нче лицее, 35 нче лицей - "Галактика" белем бирү үзәге, Казан шәһәренең Идел буе районы 6 нчы гимназиясе, шулай ук «Группа Аванти» фәнни-җитештерү берләшмәсе хезмәткәрләре катнашты. 

Совет утырышы кысаларында 2022 елга эш нәтиҗәләре ясалды һәм 2023 елга чаралар планы эшләнде. Совет әгъзалары проектны башкаручы оешмалардан 2022 елда мәйданчык эше буенча конструктив кире элемтә бирделәр, бу 2023 елда «Технология» федераль инновацион мәйданчык юл картасына өстәмәләр кертергә мөмкинлек бирде.

Фотогалерея: