• Русский
  • Татарча

Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елгы премияләрен алуга эшләр конкурсы игълан ителде

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премияләрен бирү буенча ведомствоара советы мәгариф өлкәсендә 2023 елгы Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләрен алуга эшләр конкурсы игълан итә. Эшләр 2023 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә.

Премияләрне алуга эшләр дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары, шулай ук төрле оешмалар тарафыннан тәкъдим ителә.

Премияләр ел саен Россия гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга ике юнәлеш буенча бирелә: мәгариф өлкәсендә инновацион эшләнмәләр кертү һәм һөнәри педагогик эшчәнлекне гамәлгә ашыру (укытуның нәтиҗәле технологияләре; фәнни-гамәли тикшеренүләр; авторлык программалары, укыту методикалары, белем алучыларны әзерләүне бәяләү ысуллары), Россия мәгариф системасы өчен югары сыйфатлы уку басмалары булдыру.

Конкурска аларны матбугатта бастырганнан һәм педагогик эшчәнлектә кимендә өч ел (2013-2019 еллар) гамәли кулланылганнан соң соңгы ун ел дәвамында башкарылган эшләр, шул исәптән тиешле эшләнмәләре булган һәм ирешелгән нәтиҗәләрне раслый торган материаллар һәм документлар тәкъдим ителә.

Премия лауреатлары премияне алуга кабат тәкъдим ителә алмый. Конкурс буенча узмаган эш премия алуга тагын бер тапкыр тәкъдим ителергә мөмкин.

Конкурска эш тәкъдим итүче автор коллективлары составы биш кешедән артмаска тиеш.

Эшләр Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгында авторлардан яисә аларның ышанычлы затларыннан эш көннәрендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Мәскәү шәһәре, Брюсов тыкрыгы, 21 йорт, 134 кабинет (телефон аша алдан язылу аша), шулай ук авторлар тарафыннан правпремии.рф  сайтында 2023 елның 10 февраленә кадәр урнаштырыла.

Белешмәләр өчен элемтәләр:
Высоцкая Анастасия Сергеевна, (495) 547-12-59 (доб. 3815);
Терехина Алина Алексеевна, (495) 547-12-59 (доб. 3823).
Электрон почта: pravpremii@minobrnauki.gov.ru.

2023 елгы Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләренә тәкъдим ителә торган эшләр конкурсы турында тулырак мәгълүматны сылтама аша белергә мөмкин.

Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча