• Русский
  • Татарча

Ачык педагогик совет

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее белән берлектә 2023 елның 25 гыйнварында 15:00 сәгатьтә «Остазлык дәресләре. Белем бирү сыйфаты белән идарә итү чарасы буларак психологик-педагогик мониторинг» ачык педагогик советын үткәрә. Чара Россия мәгариф академиясе  инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Һөнәри камилләшү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгы төбәк системасын үстерү» проекты буенча уздырыла.

Ачык педагогик совет Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022/23 уку елына Татарстан Республикасында төзелә һәм эшли торган «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәкләре базасында «Үсеш ноктасы» үзәкләренә, «Кванториум» балалар технопаркларына оештыру-методик ярдәм күрсәтү чараларының комплекслы планын раслау турында» боерыгы нигезендә уздырыла.

Педагогик советның максаты:

Төп гомуми белем бирү ФДББС - 2021 гамәлгә ашыру буенча һөнәри эшчәнлектә педагогик һәм тикшеренү тәҗрибәсе, яңа практикалар һәм алымнар белән алмашу.

Педагогик советта катнашу өчен галимнәр, педагогика һәм психология өлкәсендәге белгечләр, гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре чакырыла.

Педагогик советны уздыру форматы - катнаш (көндезге-дистанцион).

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Рәхмәтуллин урамы, 2/18 йорт.

Трансляциягә сылтама: https://youtu.be/BKMFQ7-iZxE

Программага сылтама: https://clck.ru/33Lfqe