• Русский
  • Татарча

Республика педагогик укулары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Совет районының 187 нче күппрофильле лицее белән берлектә «Укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү: Тормыш өчен өйрәнәбез» республика педагогик укуларын үткәрә.

Укулар 2023 елның 25 гыйнварында сәгать 9.00 да Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда, Казан шәһәре, Нәҗип Җиһанов урамы, 4 адресы буенча  башлана.

 

 

Катнашуга укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән укытучылар, методистлар һәм башка педагогик хезмәткәрләр чакырыла.

Республика педагогик укуларының эше белән танышырга һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга безнең каналда турыдан туры трансляция вакытында түбәндәге сылтама буенча кушылырга мөмкин булачак: https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA/featured