• Русский
  • Татарча

“Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча эшне оештыруның актуаль мәсьәләләре” темасына фәнни-гамәли семинар

2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтты хезмәткәрләре “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасын: “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау һәм җинаятьчелеккә каршы тору эшчәнлеген оештыру” аспрограммасын гамәлгә ашыру кысаларында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен “Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча эшне оештыруның актуаль мәсьәләләре” темасына фәнни-гамәли семинар үткәрде.

Фәнни-гамәли семинар эшенә галимнәр, педагогик җәмәгатьчелек практиклары (сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, социаль педагоглар һ.б.) җәлеп ителгән иде. Педагогик җитешсезлекләр һәм аның белән бәйле булган хокук бозуларга һәвәслек проблемалары турында фикер алышу пленар утырышта, практикумнарда узды.

Пленар утырышта “Яшүсмерләрнең үз-үзләрен дивиант тотышының аны профилкатикалау контекстында психологик аспектлары” темасы белән Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы директоры вазифаларын башкаручы, доцент, психология фәннәре кандидаты Леухина Т.С. чыгыш ясады. “Балигъ булмаганнарның үз-үзләрен дивиант тотышы: җинаять-хокукый һәм криминологик аспектлар” темасын Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы җинаять хокукы һәм криминология кафедрасы мөдире, юридик фәннәр кандидаты Малышева Ю.Ю. ачып бирде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтын фәнни һәм инновацияле эшчәнлек буенча проректор Яковенко Т.В., педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире Шәрифҗанова К.Ш., педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы доценты Кедрова И.А. тәкъдим итте.

Фәнни-гамәли семинар кысаларында практикумнар, мастер-класслар һәм “Балалар һәм яшүсмерләр мохитында хокук бозуларны профилактикалауның комплекслы моделе” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.

100гә якын кеше катнашкан “Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча эшне оештыруның актуаль мәсьәләләре” темасына фәнни-гамәли семинар нәтиҗәләр ясау һәм сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.

Фотогалерея