• Русский
  • Татарча

2022-2023 уку елында Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы

Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, укытучыларның абруен күтәрү, иң яхшы укытучыларның педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан бу атнада Татарстан Республикасында «Ел укытучысы-2023» Бөтенроссия конкурсының зона этабы старт алды. Конкурс 2023 елның 23 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр 9 зона буенча Азнакай, Норлат, Алексеевск, Кукмара, Зәй, Саба, Буа муниципаль районнары һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләре базасында узачак.

Конкурста катнашучылар үз тәҗрибәләрен «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә тәкъдим итәләр.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре жюри составына кертелде. Методик эшне үстерү бүлеге конкурста катнашучыларга оештыру-методик ярдәм күрсәтә.

Барлык укытучыларга да уңышлар һәм конкурста җиңү юлында уңышлар телибез!