• Русский
  • Татарча

Дислексияне, дисграфияне һәм дизорфографияне профилактикалау һәм коррекцияләү буенча киңәшмә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2023 елның 25 гыйнварында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларда дислексияне, дисграфияне һәм дизорфографияне профилактикалау һәм коррекцияләү мәсьәләләре буенча эшче төркем киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 2023 елга Татарстан Республикасында дислексияне, дисграфияне һәм дизорфографияне профилактикалау һәм коррекцияләү юл картасы расланды.

 

Язма сөйләмдә тайпылышлар булганнар белән эшләүче мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү белгечләре өчен методик тәкъдимнәр каралды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре катнашты:

  • Психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры К. Ш. Шәрифҗанова,
  • Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы доценты И.А. Кедрова.

Педагоглар һәм ата-аналар дисграфия һәм дислексияне профилактикалау, диагностикалау, коррекцияләүгә заманча алымнар хакында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү сайтында белә алалар: http://www.irort.ru/node/4239

 

Фотогалерея: