• Русский
  • Татарча

Остазлык дәресләре. Ачык педагогик совет

2023 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее белән берлектә 2021 елда төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру буенча педагогик һәм тикшеренү тәҗрибәсе, яңа практикалар һәм һөнәри эшчәнлектә алымнар алмашу максаты белән «Остазлык дәресләре. Белем бирү сыйфаты белән идарә итү коралы буларак психологик-педагогик мониторинг» ачык педагогик советын үткәрде.

Чара «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлаштыру нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның остазлык төбәк системасын үстерү» проекты буенча Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында үткәрелде.

Педагогик советта катнашу өчен галимнәр, педагогика һәм психология өлкәсендәге белгечләр, гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре чакырылган иде.

Ачык педагогик советта катнашучылар төбәк остазлык системасына кагылышлы мәсьәләләр һәм педагогның һөнәри үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Ачык педагогик советта түбәндәгеләр докладлар белән чыгыш ясадылар:

  • «Татарстан Республикасында остазлыкның төбәк системасы» – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлеге буенча проректоры, химия фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Л. П.;
  • «Төп гомуми белем бирү ФДББС һәм урта гомуми белем бирү ФДББС таләпләре контекстында төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү уку-укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләрен холистик бәяләү нигезендә белем бирү сыйфаты белән идарә итү (тәрбия эшчәнлегенең төп юнәлешләрен гамәлгә ашыру барышында)» – КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее директоры, педагогика фәннәре кандидаты Скобельцына Е.Г.; 
  • «Педагогның һөнәри үсеше нигезе буларак мониторинг»  – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати-аналитик бүлеге башлыгы, социология фәннәре кандидаты Дәүләтшина Л. А.;
  • «Өлкән сыйныф укучыларының шәхси казанышларына педагогик мониторинг: бәяләү формалары» – Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Баклашова Т.А,, Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институты югары мәктәп педагогика кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Телегина Н.В.

Спикерларның чыгышлары чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Ачык педагогик советның программасы

Фотогалерея: