• Русский
  • Татарча

Россия Мәгариф министрлыгы Россия «Белем» җәмгыяте белән берлектә «Укытучыңа, остазыңа рәхмәт әйт» конкурс-акциясен үткәрә

 

Россия Мәгариф министрлыгы Педагог һәм остаз елында Россия «Белем» җәмгыяте белән берлектә «Укытучыңа, остазыңа рәхмәт әйт» конкурс-акциясен үткәрә.

 

Катнашуга укытучылар, мәктәп укучылары һәм ата-аналар чакырыла. Акциянең асылы — үз укытучыларыңа рәхмәтле булу, һәркемгә «Рәхмәт!» дип әйтү, шулай ук белем бирү процессында катнашучыларның барысы арасында да ышанычлы һәм җылы мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм итү һәм укытучы һөнәренең үзенчәлекле статусын искә төшерү.   Оештыручы: «Мәгариф» компанияләр төркеме. Материаллар 2023 елның 30 июненә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча: https://xn--c1acdlqo4ag0byf.xn–p1ai/vote