• Русский
  • Татарча

“Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасында катнашучылар белән эшлекле киңәшмә

24 апрельдә “Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру буенча әлеге программада катнаша торган гомумбелем оешмалары җитәкчеләре өчен 2019 елга “Укыту нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрдә һәм уңайсыз социаль шартларда эшли торган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын төбәк проектларын гамәлгә ашыру юлы белән күтәрү һәм аларның нәтиҗәләрен тарату” темасына эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова тарафыннан чараларның – педагогика хезмәткәрләренең төрле категорияләре, җитәкчеләр, предмет укытучылары, башлангыч сыйныф укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар өчен укыту семинарларының һәм белем күтәрү курсларының календарь графигы тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бүлеге җитәкчесе Л.И. Сәүбанова чараларны гамәлгә ашыру буенча кабул ителгән норматив актлар белән таныштырды. “Мәгарифнең сыйфат мониторингы республика үзәге” Дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Хәйруллина Г.М. 2018 елда чараларны гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән укытуның сыйфат мониторингы нәтиҗәләре белән таныштырды.
Киңәшмәнең эшче материаллары:

Фотогалерея