• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре методистлары һәм белгечләре өчен республика семинар-киңәшмәсе

«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру чарасы буларак мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында цифрлы белем бирү мохите» республика семинары 2023 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Әкият» Столбище балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе базасында узды. Семинарда Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре методистлары һәм белгечләре катнашты.

Семинарда Лаеш районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик коллективларының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән тәҗрибә шуны раслады: заманча цифрлы технологияләр-баланың үсешенең һәм укытуның яңа эчтәлегенә туры килә торган һәм балалар бакчасында белем бирү процессын оештыру нәтиҗәлелеген күтәрә торган чара.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доцентлары С. Н. Башинова һәм Р. И. Латыйпова катнашты. Аларның чыгышларында билгеләп үтелгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмасында цифрлы технологияләр мәктәпкәчә белем бирүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүнең нәтиҗәле чарасы буларак кына каралмый, бәлки үсеп килүче мәктәпкәчә белем бирү мохитен баету чарасы буларак та, балалар бакчасының гаиләсе белән хезмәттәшлеген оештыруда мөһим звено буларак та карала, шул исәптән, дистанцион белем бирүне оештырганда, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә идарә итү сыйфатын арттыру чарасы буларак та.

Семинарда катнашучылар тәкъдим ителгән материалның мәгълүматлы һәм актуаль булуын билгеләп үттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Фотогалерея: