• Русский
  • Татарча

«Технология» федераль инновацион мәйданчыгы методик советы киңәшмәсе

2023 елның 27 гыйнварында ««Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы юл картасы чараларын фәнни-методик тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елда федераль инновацион мәйданчык кысаларында эшләү стратегиясен һәм перспективаларын билгеләү өчен «Технология» федераль инновацион мәйданчык методик советының киңәшмәсен уздырды.

Очрашуда Казан шәһәренең Идел буе районы «Фарватер»  78 нче лицее,  Казан шәһәре Идел буе районы 35 нче лицее - "Галактика" белем бирү үзәге, Казан шәһәре Идел буе районының 6 нчы гимназиясе, «Группа Аванти» фәнни-җитештерү берләшмәсе хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы технология укытучылары арасыннан методика советының яңа кабул ителгән әгъзалары катнашты.

Совет утырышы кысаларында 2022 елга эш нәтиҗәләре ясалды һәм 2023 елга чаралар планы килештерелде. Технология педагоглары арасыннан Совет әгъзалары 2022 елда федераль инновацион мәйданчык чараларында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм 2023 елга мәйданчык эшенә кызыклы тәкъдимнәр керттеләр, бу «Технология» федераль инновацион мәйданчыгының юл картасын тулыландырырга мөмкинлек бирде.

Фотогалерея: