• Русский
  • Татарча

«Кече яшьтәге укучының үсеш факторы буларак дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең үзара бәйләнеше» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2023 елның 23 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Кече яшьтәге укучының үсеш факторы буларак дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең үзара бәйләнеше» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (программа кураторы Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).

Квалификация күтәрү курсларында яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү шартларында дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру проблемалары ачылды, дәресне укыту предметы буенча якынча эш программасы нигезендә оештыру һәм проектлау мәсьәләләре, дәрестән тыш эшчәнлек дәресләрен үткәрү үзенчәлекләре, башлангыч мәктәптә уку предметларын өйрәнү кысаларында укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру өчен шартлар тудыру мәсьәләләре каралды

Тыңлаучылар шулай ук, яңа таләпләрне исәпкә алып, башлангыч мәктәптә тәрбия эшчәнлеген проектлау һәм инклюзив белем бирүне оештыру нигезләрен өйрәнделәр. Квалификация күтәрү программасы кысаларында Казан шәһәре Совет районының 144 нче мәктәбенең һәм Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 54 нче мәктәбенең эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. 

Укулар тыңлаучыларның йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Фотогалерея: