
2023елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә «Фәнни потенциал-XXI» IV республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
Конференциянең максаты: фәнни-тикшеренү эшчәнлеген проектлау һәм планлаштыру өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешен стимуллаштыру.
Конференциянең бурычлары:
- иҗади актив педагогларны һәм аларның укучыларын, перспективалы инновацион белем бирү проектларын һәм инициативаларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
 - шәхси һәм иҗади гамәлгә ашыруга юнәлтелгән продуктив эшчәнлекне стимуллаштыру;
 - заманча белем бирү сыйфатына ирешү;
 - конференциядә катнашучыларның мәгариф өлкәсендәге иң яңа казанышлар турында мәгълүматлылыгын арттыру;
 - педагогларның инновацион эшчәнлек тәҗрибәсен ачыклау, гомумиләштерү һәм трансляцияләү.
 
Конференция эшендә катнашуга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагоглары һәм укучылары чакырыла.
Конференция программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/i/4jOcuRstg56YWA
Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгариф үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру үзәге.


 