• Русский
  • Татарча

«Укучыларны чит тел буенча (инглиз, немец, француз) БДИ форматында йомгаклау аттестациясенә әзерләү стратегиясе» семинары

2023 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасының Апас, Лаеш, Тәтеш, Тукай муниципаль районнарының чит тел укытучылары өчен «Укучыларны чит тел буенча (инглиз, немец, француз) БДИ форматында йомгаклау аттестациясенә әзерләү стратегиясе» семинары уздырылды.

Семинар эшендә 100 дән артык чит тел укытучысы катнашты. Семинарда инглиз теле буенча бердәм дәүләт имтиханы методик анализы (11 сыйныф), инглиз теле буенча 2023 ел бердәм дәүләт имтиханының югары дәрәҗәдәге продуктив биремнәренә әзерләнү үзенчәлекләре, шулай ук немец һәм француз телләре буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә методик анализ кебек актуаль мәсьәләләр яктыртылды. 

Семинар спикерлары: Россия Федерациясенең халык укытучысы, бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы әйдәп баручы эксперты, Тверь шәһәренең югары белем бирү мәктәбе Эксперт советы әгъзасы А. В. Мишин; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы профессоры Л. Ф. Иванова; Татарстан Республикасы инглиз теле буенча фән комиссиясе рәисе, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе доценты, филология фәннәре кандидаты Е.Ю. Семушина; Татарстан Республикасы француз теле буенча фән комиссиясе рәисе, Казан шәһәре Мәскәү районы 9 нчы гимназиясенең югары квалификация категорияле чит тел укытучысы В. С. Кашафова; ФИПИның рус теле, әдәбияты һәм чит телләр лабораториясенең фәнни хезмәткәре, Мәскәү шәһәре Мәскәү дәүләт педагогика университетының Чит телләр институты германистика һәм лингводидактика кафедрасы өлкән укытучысы А. Е. Бажанов.

 

Фотогалерея: