• Русский
  • Татарча

Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институты Мәгарифне үстерү институтында

«Тигез мөмкинлекләр балачагы» Россия мәгариф академиясе Коррекцион педагогика институты атналыгының дүртенче көне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында узды, анда «Татарстан Республикасында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны укытуны оештыруның актуаль мәсьәләләре» һөнәри-эксперт сессиясе узды. Биредә баланы психологик-педагогик тикшерүгә заманча алымнар,  психологик-педагогик комиссия эшчәнлеге, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга белем алуның оптималь белем бирү маршрутын билгеләү өлешендә актуаль мәсьәләләр, үзәк психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм күрсәтү хезмәте эшчәнлеге, тәҗрибә уртаклашу булып узды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре докторы Ногманова Людмила Николаевна һәм Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Алексеева Татьяна Георгиевна мөрәҗәгать итте. Аутизм спектрында тайпылышлар булган балаларга иртә ярдәм күрсәтү, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны комплекслы тәэмин итүдә Мәгарифне үстерү институтының стажировка мәйданчыклары эшчәнлеге мәсьәләләрендә төбәкнең тәҗрибәсе киң тәкъдим ителде.

Спикерлар булып түбәндәгеләр чыгыш ясады:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры, Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы доценты Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы;
Казан шәһәренең сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 61нче мәктәбе директоры Семякина Жанна Валерьевна;
Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе директоры Гафарова Миләүшә Нәбиулла кызы;
Казан шәһәре Идел буе районының 97нче рус-татар урта мәктәбе директоры Габдерәшитова Әлфия Шамил кызы;
Казан шәһәре Яңа Савин районының 151 нче катнаш төрдәге балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Чугунова Людмила Владимировна;
«Үзәк психологик-медик-педагогик комиссия» республика психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге директоры Ермолаева Наталья Александровна.

 

Коррекцион педагогика институты вәкилләре сессиядә катнашучыларны институтның өч юнәлеш буенча үткәрелә торган фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Шулай итеп, Күрү сәләте начар булган балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм мәгариф лабораториясе мөдире вазифаларын башкаручы Ольга Геннадьевна Болдинова күрү сәләте начар булган баланы клиник-психологик-педагогик тикшерүнең төп нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул компенсатор эш ысулларын, ирекле тәртипне, күрү сәләте начар булган баланың шәхси үсеш дәрәҗәсен тикшерү мәгълүматларына анализ ясады.

Коррекцион педагогика институтының Сөйләмендә тайпылышлар булган балаларга белем бирү һәм аларны комплекслы абилитацияләү лабораториясе мөдире Ворошилова Елена Леонидовна дискурсив алым һәм системалы анализ нигезендә логопедик скрининг-диагностиканы оештыруга методик алымнар турында сөйләде, мондый скринингны оештыру буенча практик тәкъдимнәр тәкъдим итте. Ә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган затларга белем бирү һәм аларны комплекслы абилитацияләү лабораториясе мөдире Абкович Алла Яковлевна психологик-медик-педагогик комиссиясендә үсештә комплекслы тайпылышлары булган балаларны тикшерүне оештыруда диагностик инструментарий һәм диагностика нәтиҗәләрен бәяләү үзенчәлекләрен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы дефектологларының педагогик берләшмәләреннән һәм очрашуда катнашучылардан  килгән сораулар анализланып, спикерларга модератор -эксперт дефектолог, психология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы доценты Кедрова Ирина Анатольевна тарафыннан тапшырылды.

Очрашудан видео сылтама буенча: https://youtube.com/@user-gf6ym8nh2e 

Фотогалерея: