• Русский
  • Татарча

Педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре предметын укыту эчтәлеген һәм методикасын яңарту (шуларның 16 сәгате сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, шул исәптән аутизм спектрында тайпылышлар булган балаларны укыту мәсьәләләре буенча)» педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашырды.

Укыту программасы 72 сәгатькә исәпләнгән, уку дәвамлылыгы – 2023 елның 06-17 феврале. Укыту формасы көндезге-читтән торып уку.

Укыту кысаларында  Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре предметын укытуның актуаль мәсьәләләре каралды:

  • Рухи-әхлакый тәрбия өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны норматив-хокукый тәэмин итү;
  • «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» курсы программасы;
  • «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» курсларын укыту кысаларында уку эшчәнлегенең төп формалары һәм төрләре;
  • Белем бирү оешмасында тәрбия эшчәнлеген проектлау нигезе буларак тәрбия программасы.

 

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында тыңлаучылар Казан шәһәре Идел буе районының 73нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казан шәһәре Вахитов районының 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбе мәйданчыкларында стажировка үттеләр.

Йомгаклау аттестациясе түгәрәк өстәл форматында узды.

Фотогалерея: