• Русский
  • Татарча

Өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге тарафыннан «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында укытучының инновацион һәм проект эшчәнлеге: фәнни-методик нигезләр, максатлар, эчтәлек (шуларның 16 сәгате сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, шул исәптән аутистик спектрында тайпылышлар булган балаларны укыту мәсьәләләре буенча)» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды. (куратор – Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Хисматова Л.К.).

Программа 72 сәгатькә исәпләнгән, уку вакыты – 2023 елның 06 -17 феврале. Укыту формасы – көндезге һәм дистанцион белем бирү технологияләрен һәм электрон ресурсларны кулланып дистанцион формат.

Өстәмә һөнәри программаның максаты – тыңлаучыларда инновацион һәм проект эшчәнлеге өлкәсендә һөнәри эшчәнлектә уңышка ирешү өчен кирәк булган компетенцияләрне яңарту һәм үстерү.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында тыңлаучылар Казан шәһәре Совет районының 140 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казан шәһәре Мәскәү районының Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназия мәйданчыкларында стажировка үттеләр.

Йомгаклау аттестациясе проектларны яклау форматында узды.