• Русский
  • Татарча

М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен алуга конкурс игълан ителде

2023 елда Татарстан Республикасының М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирү буенча чаралар планы расланды. 

М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе белем алучыларның фикерләвен үстерү, инновацион дидактиканы үстерү, педагогик кадрлар әзерләү һәм фән казанышларын белем бирү процессына кертү, күренекле Россия галим-педагогы һәм шәрык белгече, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның истәлеген мәңгеләштерү өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру максатларында гамәлгә куелды.

Премия алуга материаллар белем бирү оешмалары – эш бирүчеләр тарафыннан 2023 елның 1 июленә кадәр тәкъдим ителә. 

Бөтен кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында урнашкан http://irort.ru/node/101  

 
2023 елда М.И.Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе турында» ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 284/23 номерлы боерыгы