• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

2023 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Координацион совет эшчәнлеге планы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Г.Р. Державин исемендәге Сокуры урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Башлангыч мәктәптә уку предметларын укыту эчтәлеген һәм методикаларын яңарту» семинарын оештырды һәм үткәрде.

Семинар эшендә 62 педагог һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Ю.В. Нуруллина катнашты. Семинарда катнашучылар алдында түбәндәге мәсьәләләрне ачып, кафедра доценты З.И. Җамалетдинова чыгыш ясады:

  • Кече яшьтәге укучыларны укытуның эчтәлеген һәм методикасын яңартуга гомуми алымнар;
  • Эш программасы нигезендә уку дәресләрен проектлау;
  • Тәрбия эшен һәм дәрестән тыш эшчәнлекне планлаштыруга төп алымнар.

Семинарның практик өлешендә Казан шәһәре Совет районының 90 нчы гимназиясе һәм 187 нче номерлы күппрофильле лицее башлангыч сыйныф укытучыларының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. 

Семинарда катнашучылар әлеге чараның теоретик әһәмиятен һәм гамәли юнәлешле булуын югары бәяләделәр.

Фотогалерея: