• Русский
  • Татарча

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларын укыту

Тарихи агарту өлкәсендәге иҗтимагый-дәүләт инициативаларын гамәлгә ашыру кысаларында Казан милли тикшеренү технология университеты «Геосәяси трансформацияләр контекстында Россия тарихының актуаль мәсьәләләре» темасына укыту курсын эшләде.

 

Агымдагы вакыйгалар иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең тирән нигезләрен трансформацияләүгә сәбәп булды, бу мәгариф өлкәсендә турыдан-туры чагылыш таба. Әлеге курс дөньяда килеп туган вазгыятьнең беренче сәбәпләрен ачыклау мөмкинлеген бирә. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларын, шулай ук кызыксынган педагогларны тыңлаучылар сыйфатында укуда катнашырга чакырабыз.  Укулар Казан милли тикшеренү технология университетының дистанцион платформасында 2023 елның 1 мартыннан 18 мартына кадәр түләүсез нигездә уздырыла. Укыту тәмамланганнан соң сертификат бирелә.

Курсларга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://forms.gle/oRq1hHEY9CmvRT1Y7