• Русский
  • Татарча

«Белем бирү оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту

2023 елның 4 - 17 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы тарафыннан «Белем бирү оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» квалификация күтәрү буенча республика гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту үткәрелде. Укуларны 21 кеше узды.

Өстәмә квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырганда яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итүне проектлау мәсьәләләре, белем бирү оешмасы белән идарә итүнең заманча технологияләре, психологик яктан уңайлы һәм куркынычсыз белем бирү тирәлеген проектлау ысуллары, белем бирү учреждениесендә методик эшне оештыру мәсьәләләре каралды.

«Мәктәпнең уңышы ресурслары. Якындагы үсеш зоналары» конференциясе Казан шәһәре Совет районының 187 нче күп профильле лицее базасында оештырылды.

Курсларны тыңлаучылар лицей директоры Г.Г. Галиевага рәхмәт белдерделәр.

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту проектны яклау рәвешендәге йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Фотогалерея: