• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы мәгариф системасының педагогик хезмәткәрләренә һәм җитәкче кадрларына инновацион эшчәнлекне фәнни-методик тәэмин итү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023-2024 елларга төбәк инновацион мәйданчык эшчәнлегенең башлануы турында игълан итә.

Төбәк инновацион мәйданчыкның төп максаты – Татарстан Республикасы белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләренә һәм җитәкче кадрларына түбәндәге юнәлешләр буенча инновация эшчәнлеген фәнни-методик тәэмин итү:

  • мәктәпкәчә белем бирү: «Белем бирүнең мәктәпкәчә һәм башлангыч дәрәҗәләренең дәвамчанлыгын тәэмин итә торган белем бирү процессын оештыруга инновацион алымнар»;
  • гомуми белем бирү: «Яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру барышында педагогик эшчәнлекнең инновацион юнәлешләре»;
  • һөнәри белем бирү: «Урта гомуми һәм урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында һөнәри белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләре буенча бәяләү чараларын эшләү һәм сынап карау».

Төбәк инновацион мәйданчыкның төп бурычлары:

  • педагогларның үзлегеннән белем алуында ярдәм күрсәтү, аларның квалификациясен һәм профессионализмын, психологик-педагогик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү;
  • инновацион мәйданчык кысаларында төп юнәлешләр буенча тикшеренүләрне консультацияләү һәм методик тәэмин итү;
  • авторлык эшләнмәләрен (инновацион продукт) әзерләүдә һәм эшне рәсмиләштерүдә ярдәм, ягъни педагогның иҗади эшчәнлегенә методик ярдәм күрсәтү, технологиянең яңа элементларын булдыру һәм укытуның индивидуаль юнәлешле системасы нигезендә яңа белем бирү практикасын гамәлгә ашыру.

Инновацион эшчәнлек координаторлары: 

  • Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Хәмитова Г.Р.;
  • Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинов Р.Р.; 
  • Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы мөдире Улбутов Д.И.;
  • Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова К.Ш.;
  • Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы мөдире Сахнова И.А.;
  • Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире Шаехов М.Р.;
  • Һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Митрофанова Э.П.;
  • Методик эшне үстерү бүлеге башлыгы Мартьянова О.В.

Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләрен төбәк инновацион мәйданчыкта хезмәттәшлек итүгә чакырабыз. 

Мәйданчыкта эшләү өчен институт сайтында анкета тутырырга кирәк  http://irort.ru/node/5963.   

Барлык барлыкка килгән мәсьәләләр буенча өстәмә мәгълүматны Методик эшне үстерү бүлегендә (бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре Мозаффарова Миңгаян Гаяз кызыннан) алырга мөмкин.
Телефон: 533-03-90.