• Русский
  • Татарча

«Педагогик остазлык: белем бирү интенсивы» өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан «Педагогик остазлык: белем бирү интенсивы» (72 сәгать) квалификациясе күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа үтәлде. Билгеләнгән аудитория: төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы җитәкчеләр, педагогик хезмәткәрләр, мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре, муниципаль методик хезмәтләр методистлары (белгечләре).

 

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында тыңлаучылар белем бирү оешмаларында педагогик хезмәткәрләрнең остазлык системасын гамәлгә ашыру өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне камилләштерделәр. Остазлык программасын гамәлгә кертүгә, конкрет ситуацияләрне анализлауга һәм остазлык программасын үтәүнең заманча ысулларына аерым игътибар бирелде.
2023 елның 14 һәм 17 февралендә, квалификация күтәрү программасын үзләштергән чорда, тыңлаучылар Казан шәһәренең «Ресурс» 146нчы лицее һәм Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсе базаларында стажировка мәйданчыклары эшендә актив катнаштылар.

Стажировка барышында директор Д.С. Кәримова җитәкчелегендәге лицей командасы коллегалары белән команда формалаштыру серләре белән уртаклашты, җитәкченең вәкаләтләрен делегацияләү тәҗрибәсен һәм хәзерге шартларда кадрлар рекрутингы элементларын күрсәтте.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсе базасындагы стажировка мәйданчыгы (мәйданчык җитәкчесе – укыту-методик эш буенча җитәкче урынбасары М.Г. Бакланова) онлайн-форматта эшләде. Мәйданчыкта Кукмара муниципаль районының белем бирү сыйфаты белән идарә итү системасының нәтиҗәле компоненты буларак бердәм остазлык моделен булдыру тәҗрибәсе трансляцияләнде.

Йомгак ясаганда тыңлаучылар программаның актуальлеген һәм аның гамәли юнәлешле характерын, курслар оештыруның югары дәрәҗәсен, институтның профессор-укытучылар составының һәм институтның программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләренең дустанә һәм профессиональ булуын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: