• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Педагог һәм остаз елы чаралары планы расланды

Россиядә Педагог һәм остаз елын үткәрү чаралары планы өч бүлектән тора.

Беренчесендә 60 ка якын гомумроссия чарасы җыелган, аларның төп максатлары – иң яхшы педагоглар һәм остазлар тәҗрибәсен тарату, шулай ук яшьләрне педагогик һөнәрләргә җәлеп итү.

 

 

Март аенда МДУ базасында «Педагог – ул сәләт» укытучыларның Бөтенроссия олимпиадасы башлана, ә апрельдә яшь укытучыларның «Педагог: Һөнәр. Сәләт. Сәнгать» Бөтенроссия форумы узачак .

Сентябрь-октябрь айларында Зур укытучылар атналыгы узачак. «Россия ел укытучысы», «Россия ел тәрбиячесе», «Россия ел директоры», «Беренче укытучы» һәм башка бөтенроссия конкурсларына йомгак ясалачак. Авыл мәктәпләре укытучылары съезды һәм Бөтенроссия эксперт педагогик советы җыелышы узачак.

Планның икенче бүлеге К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган. Ул бөек рус педагогының фәнни һәм иҗтимагый мирасын өйрәнүгә бәйле 16 чараны үз эченә ала.

Мәскәүдә, Санкт – Петербургта, Тула һәм Ярославль өлкәләрендә «К. Д. Ушинский аллеясы» акциясе узачак, оештыручылар – әлеге төбәкләрнең педагогик университетлары.

Планның өченче бүлегендә Педагог һәм остаз елы чараларын уздыруның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре чагылдырылган. Аларның иң мөһиме – педагогик югары уку йортларын укырга керүче мәктәпне тәмамлаучылар саны арту. 2023/24 уку елында булачак укытучылар һәм остазлар саны 2022/23 уку елы белән чагыштырганда 10% ка артырга тиеш.

http://government.ru/news/47866/

Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елын уздыру буенча төп чаралар планы: http://static.government.ru/media/files/r8FeA5DUSlwSTtwlmFsNdJAADnNuXGSK...