• Русский
  • Татарча

«По следам Алиша» («Алиш эзләреннән») Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе

2023 елның 22 февралендә Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Казан шәһәре Совет районының А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе белән берлектә «По следам Алиша» («Алиш эзләреннән») Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясенең йомгаклау этабын уздырды.

Конференциядә гомуми белем бирү оешмаларының IV-XI сыйныф укучылары, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре конференциядә катнашучыларның иҗади һәм фәнни-тикшеренү эшләрен бәяләү буенча жюри составында эшләделәр.

Конференциянең җиңүчеләре, призерлары һәм лауреатлары Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дипломнары белән бүләкләнде, 2 турда катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея: