• Русский
  • Татарча

«Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендә авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы йомгаклары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 9 гыйнварындагы 1 нче номерлы боерыгы нигезендә 2023 елның 9 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр үткәрелгән «Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендә авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсына түбәндәге номинацияләр буенча йомгак ясалды. 

  1. «Җиңүгә 1418 адым». Совет халкының хезмәт батырлыгы.
  2. Россиянең бөек төзелешләре. Хезмәт геройлары.
  3. Гаиләм һөнәрләре. Хезмәт династияләре.
  4. Халык сәнгате һәм һөнәрләре.
  5. Цифрлы киләчәк һөнәрләре.
  6. Остазлык практикасы.

Конкурс комиссиясе Белгород, Кемерово, Мәскәү, Свердловск, Ульяновск өлкәләре, Байкал арты крае, Башкортостан Республикасы, Мордовия Республикасы, Саха (Якутия) республикасы, Татарстан Республикасы, Чувашия Республикасы, Санкт-Петербург шәһәрләренең педагогик хезмәткәрләренең 185 конкурс материалын карады. 

«Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендәге авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсында җиңүчеләр I, II һәм III дәрәҗә дипломнар белән, калган катнашучылар конкурста катнашучы дипломы яисә сертификаты белән бүләкләнәләр.

«Хезмәт кешесен данлыйбыз» профориентация юнәлешендәге авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы нәтиҗәләре турында» Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 28 февралендәге 91 номерлы боерыгы.
          
          Белешмә өчен мәгълүмат: тел. 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru