• Русский
  • Татарча

«Белем» Россия җәмгыяте Педагог һәм остаз елына багышланган «Остазлар марафоны» һәм «Булачак педагоглар өчен форумнар»ны башлап җибәрә

«Белем»  Россия җәмгыяте Педагог һәм остаз елына багышланган агарту чаралары циклын үткәрәчәк. Остазлыкка һәм педагогик осталыкка багышланган лекцияләр һәм дискуссияләр, күренекле кешеләр белән очрашулар узачак, алар анда остазларның уңышка ирешү юлындагы роле турында сөйләячәкләр. Чаралар Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

2 мартта Россиянең «Белем» җәмгыяте студияләрендә илнең ун шәһәрендә Бөтенроссия «Остазлар марафоны» старт ала. Мәскәү, Архангельск, Владивосток, Вологда, Екатеринбург, Казан, Курск, Тула, Саранск һәм Сочидагы марафон мәйданчыкларында танылган кешеләр, аларның укытучылары һәм остазлары җыелачак. Марафонда катнашучылар ачык дәресләр һәм лекцияләр үткәрәчәкләр, үзләренең уңыш хикәяләре һәм формалашуларында остазларының роле турында сөйләячәкләр. Марафонда Россия фигуралы шуучысы, Олимпия уеннарының көмеш призеры Илья Авербух, сәяхәтче Федор Конюхов, Мәскәү физика-техник институты ректоры Дмитрий Ливанов, «Россия Ел укытучысы – 2022» конкурсы җиңүчесе Дмитрий Лутовинов, сәнгать, фән, спорт, бизнес эшлеклеләре катнашачак.

Чарага илнең барлык 89 субъектында яшәүчеләр дә кушыла алачак. Марафонның онлайн-трансляциясен «Белем» Россия җәмгыяте сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә карарга була.

3 мартта педагогик югары уку йортлары студентлары өчен укытучы һөнәренең популярлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Булачак педагоглар өчен форумнар» яңа мәгърифәт проекты старт ала. Форум программасына яшь укытучыларга дәүләт ярдәме һәм педагогик югары уку йортларын тәмамлаучыларның мөмкинлекләре, педагогик мобильлек һәм укытучылар өчен грантлар бирүгә конкурслар турында лекцияләр кертеләчәк. Программа кысаларында күренекле педагогның тууына 200 ел тулуга багышланган «К.Д. Ушинский эзләре буенча әхлак дәресе» узачак.

Проектның беренче мәйданчыклары булып җиде шәһәр: Благовещенск, Еатеринбург, Воронеж, Глазов, Яр Чаллы, Пермь һәм Шадринск торачак. Бу ел дәвамында «Булачак педагоглар өчен форумнар» Россиянең 35 төбәгендә узачак. Аларда 30 мең студент һәм 200дән артык спикер катнашачак. Уку процессы белән бәйле актуаль темаларга 1300 дән артык чыгыш планлаштырылган.

«Укытучы, педагог, остаз – ул җәмгыять алардан башка яши һәм үсә алмый торган һөнәр. Үсеп килүче буында укытучылар һәм педагоглар салган әхлакый башлангычлар – дәүләтебезнең нигезе, аның бөтенлеге һәм суверенитеты, бүгенгесе һәм киләчәге. Тормыш тәҗрибәсе, зирәклек һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр кешедән кешегә бирелә. Асылда, остазлык – шәхси үрнәк. Һәм без һәрвакыт шуны истә тотарга тиеш: укытучы – кеше һәм җәмгыять өчен иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Шуңа күрә педагог һәм остаз елында «Белем» Россия җәмгыяте остазлык темасына һәм аның җәмгыять үсешендәге роленә аерым игътибар бирә», – дип билгеләп үтте «Белем» Россия җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль.

Белешмә өчен

«Белем» Россия җәмгыяте үз тарихын 1947 елда нигез салынган Совет иҗтимагый оешмасыннан алып бара. 2021 елның 21 апрелендә Россия Федерациясе Федераль Җыенына юлламасында Владимир Путин «Белем» Россия җәмгыятен заманча цифрлы платформада яңадан эшләтеп җибәрү кирәклеге турында белдерде.

РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча