• Русский
  • Татарча

Республика фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 27 февралендә 2023 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе «XXI гасыр мәгарифне үстерү тенденцияләре: ФДББС таләпләре нигезендә предмет, метапредмет, шәхси нәтиҗәләргә ирешү» IV Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрделәр.

 

Конференция белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре, муниципаль органнарның мәгариф идарәсе белгечләре өчен үткәрелде.

Конференциянең максаты: педагогларның һөнәри компетенцияләрен заманча тенденцияләр һәм мәгарифне үстерүнең перспектив бурычлары, индивидуаль мәгълүмати-белем бирү ихтыяҗлары нигезендә үстерү.

Конференциянең бурычлары:

  • белем бирү оешмаларында инновацион эшчәнлекнең педагогик тәҗрибәсен күрсәтү;
  • белем бирү процессының сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә торган нәтиҗәле педагогик технологияләрне трансляцияләү;
  • иҗади потенциалны үстерү һәм педагогларның, укытучыларның һөнәри компетентлыгын арттыру;
  • педагогларның фәнни-методик эшен камилләштерү.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Гарифуллин Айдар Хәкимҗан улы чыгыш ясадылар.

Конференция спикерлары үз чыгышларында ФДББС таләпләренә туры китереп предмет, метапредмет, шәхси нәтиҗәләргә ирешү безнең илдә белем бирү системасының төп бурычы булып тора, дип билгеләп үттеләр.

Конференция кысаларында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы белем бирү оешмаларының 5 дискуссия мәйданчыгында ачык дәресләр, мастер-класслар һәм секция эше ( 25 нче гимназия, 31 нче мәктәп, 32 нче гимназия, 33 нче мәктәп, 2 нче Кама Аланы урта мәктәбе) оештырылды

Конференциягә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларыннан 300дән артык педагогик хезмәткәре теркәлде һәм катнашты. Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Чистай муниципаль районнары һәм Казан шәһәре педагоглары үз докладларын һәм эшләрен тәкъдим иттеләр.

Спикерларның докладлары һәм чыгышлары конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

 

Фотогалерея: