• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

2 мартта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советы утырышы булды. 

Ректор Л.Н. Ногманов Гыйльми совет утырышын Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, шулай ук юбилярлар Е.А. Троценко һәм С.Н. Корневая адресына җылы сүзләр әйтте.

 

Институтның юбилее алдыннан, Педагог һәм остаз елы уңаеннан Татарстан Республикасында белем бирү оешмаларының өстәмә һөнәри белем бирү системасын үстерүгә керткән аерым шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының хезмәткәрләренә Мактаулы остаз таныклыгы тапшырылды, И.Г. Богуславская, Г.Ч. Тахтамышева, И.М. Фокееваның исемнәре институтның Мактау китабына кертелде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хөрмәтле кунаклар — министр урынбасары М.З. Закирова һәм министр урынбасары А.М. Әсәдуллин коллективка һәм остазларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

«2022 елда бюджеттан тыш эшчәнлек йомгаклары һәм 2023 елда үсеш перспективалары турында» доклад белән стратегик һәм икътисадый үсеш буенча проректор Р.Г. Хәмитов чыгыш ясады.

2022 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты профессор-укытучылар составы тарафыннан укыту йөкләмәсен үтәү (докладчы – Укыту-оештыру бүлеге башлыгы Г.И. Гафурова) һәм «Заманча мәгариф: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» челтәрле басмасын рецензияләнә торган фәнни басмалар исемлегенә кертү өчен юл картасын гамәлгә ашыруның барышы турында хисаплар тыңланды һәм фикер алышынды (докладчы – гыйльми советның гыйльми сәркәтибе В.В. Шәмсетдинова).

 

Фотогалерея: